Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы

Азнакайда яшь пешекчеләр бәйге тотты

Азнакай политехник техникумында Татарстан Республикасында Милли мәдәниятләр һәм традицияләр елы уңаеннан яңа башлангычка нигез салынды – биредә балалар арасында милли аш-су әзерләү буенча “Яшь пешекче” бәйгесе үттте.

Анда 9 нчы сыйныфта белем алучы 14 укучы катнашты.

Жюри яшь пешекчеләрне төрле яклап сынады: ризыклар күргәзмәсе, өстәлне бәйрәмчә бизәү, катнашучыларның бәйгегә иҗади якын килүләре... һәммәсе бәяләнде. 

– Районыбызда татар һәм рус халыкларының гына түгел, башкорт, әрмән, грузин, үзбәк һәм башкаларның да гореф-гадәтләре, традицияләре саклануын күреп, аеруча куандык. Бәйгедә катнашучыларның, аларны әзерләгән укытучыларның фантазиясенә шаклар катарлык, өстәлләр сый-нигъмәттән сыгылып торды. Мондый бәйгене беренче генә уздырсак та, ул күпләрдә зур кызыксыну уятты, – ди техникум директоры Роберт Хөснетдинов. 

Кыстыбый, гөбәдия, өчпочмак, хачапури, урама, пылау... мондагы муллыктан башларың әйләнерлек иде. Жюрига да иң-иңнәрне билгеләү җиңел бирелмәде.

Бәйге җиңүчесе булып Урманай мәктәбенннән Ләйсән Шакирова танылды.

Шәһәрнең 1 нче мәктәбеннән Сәидә Садыйкова һәм 7 нче мәктәп укучысы Эллина Гатауллина икенче урынны яуладылар. Тымытыктан 3 Амальходжа Корбанов һәм 9 нчы мәктәптән Миләүшә Мөстәкыймова өченче булдылар.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев