Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
МӘГАРИФ. «Һөнәр иясе»

«Мәллә» иҗтимагый — мәдәни үзәгендә олимпиадада җиңүче укучылар хөрмәтләнде.

Төрле олимпиадаларда 320 укучы районыбыз данын яклаган, аларның 163 е җиңү яулаган.

Бүләкләү тантанасында муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин, Республика олимпиада үзәге директоры Гөлнара Исламова, мәгариф идарәсе җитәкчесе Зөлфия Гыйләҗева һәм башка районыбыз җитәкчеләре, мәктәп директорлары, укытучылар, укучылар, әти-әниләр… катнаштылар.

«Укучыларыбыз белән горурланабыз. Алар елдан-ел зуррак үрләр яулыйлар, яңадан-яңа уңышларга ирешәләр. Барлык укучыларга, укытучылар, мәктәп директорларына, әти-әниләр, мәгариф идарәсе хезмәткәрләренә олы рәхмәтемне белдерәм, бәйрәм белән котлыйм», — диде Марсель Шәйдуллин.

Тәбрикләү сүзләренә Гөлнара Илдаровна һәм Зөлфия Солтангировна да кушылды. 

«Таланты булмаган балалар юк. Бары тик аны үстерергә генә кирәк. Азнакай укучыларының уңышларына таң калырлык. Алар район, республика күләмендә генә түгел, хәтта Россия күләмендә дә җиңү яуладылар. Биредә мәгариф хезмәткәрләренең генә түгел, район җитәкчелегенең дә зур өлеше бар. Чөнки ныклы ярдәм, хуплау булмаганда мондый уңышларга ирешеп булмый, — диде Гөлнара Илдаровна соклануын белдереп.

Тантана бәләкләүләр, районыбыз балалар иҗат коллективларының концерт номерлары белән үрелеп барды.

Тулырак «Маяк» газетасында

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев