Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
МӘГАРИФ. «Һөнәр иясе»

Казан сәхнәсендә – безнекеләр: Халыкара олимпиада җиңүчеләре билгеле

Татар теленең дөньякүләм дәрәҗәсен күтәрү һәм сәләтле балаларны үстерү максатыннан Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан 13-16 апрель көннәрендә Казан шәһәрендә татар теле һәм әдәбияты буенча Халыкара олимпиада уздырылды.

Укучыларның белем һәм күнекмәләрен һәрьяклап сыный торган әлеге бәйгедә районыбыздан биш укучы катнашты. Алар татар теле һәм әдәбияты буенча язма һәм телдән олимпиада биремнәрен үтәделәр, Габдулла Тукайның 140 еллыгына һәм Муса Җәлилнең 120 еллыгына багышланган проект эшләрен якладылар.

"Корстон" сәүдә үзәге залында олимпиада җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узды. 7 нче мәктәпнең 11 нче сыйныф укучысы Эльвина Кәрамуллина – җиңүче (җитәкчесе – Л.Кәрамуллина), 4 нче лицейның 10 нчы сыйныф укучысы Элиза Саниева (җитәкчесе – Халидә Сабирова) олимпиада призеры булдылар!

Халыкара олимпиадада катнашып, үзләренең тирән белемнәрен, туган телгә булган ихтирам һәм тугрылыкларын раслаган кызларны һәм аларның укытучыларын чын күңелдән котлыйбыз! Аларга алдагы көннәрдә дә зур уңышлар телибез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев