Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
МӘГАРИФ. «Һөнәр иясе»

Капиталь ремонттан соң Азнакай балалар сәнгать мәктәбе ишекләрен ачты.

Азнакаебызда яшь талантлар ачуга һәм аларны үстерүгә зур игътибар бирелә.

Балалар  сәнгать мәктәбенең капиталь ремонттан соң, өр-яңа күлмәген киеп, нәкъ менә 1 нче сентябрьдә балаларны каршы алуы моның ачык мисалы.

Сәнгать мәктәбен ачу тантанасында район башлыгы Марсель Шәйдуллин, аның урынбасары Роза Галеева, район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Шәмсетдинов, социаль мәсьәләләр буенча аның урынбасары Дамир Гыйләҗев, мәдәният идарәсе җитәкчесе Гөлсинә Хафизова, төзүчеләр, сәнгать мәктәбе коллективы, әти-әни, әби-бабайлар һәм әлбәттә, бүген үзләре дә чәчәк бәйләмнәре кебек матур укучылар катнаштылар. Барысының да йөзләре шатлык нурыннан балкый. Шулай булмыйча, сәнгать мәктәбе чыннан да бик күркәм, заманча яңартылган. Әле моның белән генә бетми, бирган булса эш дәвам итәчәк икән.

Балаларыбыз турында зур кайгыртучанлык күрсәткән республикабыз җитәкчеләренә, нефтьчеләребезгә,. төзүчеләргә, гомумән хезмәте кергән һәркемгә рәхмәт, диде Марсель Шәйдуллин. – Киләчәктә әле җиһазлар алырга, тагын да яңартырга  насыйп булсын!

Аның рәхмәтләренә мәктәп директоры Гүзәл Мортазина да кушылды. Шушы ук көнне  Азнакай районы сәнгате үсешенә зур өлеш керткән, тынлы оркестрга нигез салучы, озак еллар дәвамында балалар сәнгать мәктәбе җитәкчесе булып эшләгән Якупов Нәркис Миннеәхмәт улына истәлек тактасы да ачылды. Бәйрәм тантанасы балалар иҗат ансамбльләренең чыгышлары белән бизәлде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев