Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
МӘГАРИФ. «Һөнәр иясе»

Яшь геологлар җиңү белән кайтты

Әлмәт районында «Кояшлы» лагере базасында яшь геологларның XI республика ачык кыр олимпиадасы үтте. Быел анда Татарстанның 35 районыннан, Красноярск крае, Башкортстан Республикасы, Белоруссиядән 302 укучы катнашты.

Әлеге олимпиадада Азнакай данын Актүбә бистәсе 1 нче мәктәбе укучыларыннан торган «Авантюрин» командасы яклады. Аның җитәкчесе – Зинира Шәмсетдинова.

Команда өч призлы урын яулады.  Александра Яркова исә шәхси беренчелектә призер булып танылды. Аңа ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы дипломы һәм кыйммәтле бүләк тапшырылды.

Кыр олимпиадасын ачу тантанасында география укытучысы Зинира Шәмсетдиновага Татарстан Республикасы Рәисе Рәхмәте белдерелде. Әлеге югары бүләкне мөгаллимәгә Рөстәм Миңнеханов үзе тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев