Мәктәп укучылары төбәкара химия турнирында катнаштылар.
Казан шәһәрендә XII төбәкара химия турнирының төбәк этабы узды. Анда шәһәребезнең 7 нче һәм Актүбәнең 2 нче мәктәпләре укучылары бик яхшы әзерлек, тирән белем һәм стандарт булмаган чишелешләр таба белүләрен күрсәттеләр, нәтиҗәдә ярышларның призерлары исемлегенә керделәр.
Ирешелгән уңышлар – укучыларның, аларның остазлары Л.Ф.Кәрамуллина һәм Л.Гаязованың, ата-аналарның бердәм эшләү нәтиҗәсе.
7 нче мәктәп укучысы Тимур Җәләев исә шәхси зачетта призер булды. Яшь химикларыбыз ирешелгәннәрдә тукталып калмас һәм яңа фәнни югарылыкларны яуларлар дигән өметтә калыйк.
Нет комментариев