Җиде укучы олимпиада призеры булды
Казан шәһәрендә физика фәне буенча "Олимпка юл" республика олимпиадасының йомгаклау этабы узды.
Югары баллар туплап, призер исеменә лаек булучылар арасында Азнакай укучылары да бар. 4 нче лицей укучылары Нуртдинов Әмир (7 нче сыйныф) һәм Нуриәхмәтов Камил (10 нчы сыйныф, укытучылары - Гөлгенә Кашапова); 7 нче мәктәптән Тимур һәм Артур Кариевлар, Назиров Кәрим (10 нчы сыйныф укучылары), Кәрамуллина Эльвина (11 нче сыйныф, укытучылары - Галимова Г.З.); 3 нче мәктәптән Солтанов Булат (11 нче сыйныф, укытучысы - Зарипова М.Ф.) яхшы нәтиҗәләргә ирештеләр.
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев