Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
МӘГАРИФ. «Һөнәр иясе»

Азнакайның 9 нчы мәктәбендә Белем көне узды

Быел шәһәребезнең 9 нчы мәктәбе дә зур үзгәрешләр кичерде. Бинаны капиталь ремонтлау өчен федераль бюджеттан 99 миллион сум акча бүленгән.

Монда федераль программа нигезендә шулай ук капиталь ремонт эшләре алып барылды. 

Биредәге тантанада да җитәкчеләр чыгыш ясап, бинаның бөтен таләпләргә җәвап бирүен, тырышып укыр өчен бөтен уңайлы шартлар тудырылуын билгеләп үттеләр.

«Яңа уку елы яңа шатлыклар гына алып килсен! Илләребез тыныч, күкләребез аяз булсын!» – дигән теләкләрен җиткерде район башлыгы Марсель Шәйдуллин.

«Белем көне – мәктәп бусагасын тәүге тапкыр атлап керүче балалар өчен дә, чыгарылыш сыйныф укучылары өчен дә, педагоглар өчен дә дулкынландыргыч вакыйга. Быел ул икеләтә истәлекле: укучыларны төзекләндерелгән бинада каршы алдык. Мәктәбебездә 278 укучы белем ала, беренче сыйныфка 22 бала килде. Шушы көннәрдә мәктәпкә яңа автобус та кайтты», – ди мәктәп директоры Гаяз Хәмидуллин.

Бәйрәм бүләкләүләр, балалар иҗат коллективлары чыгышлары белән дәвам итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев