Азнакайның 7 нче мәктәбе укучылары яңа уку елын яңа мәктәптә каршы алдылар
Бүген районыбыз мәктәпләрендә яңа уку елы башлаганны белдереп, беренче кыңгырау чыңлады.
Шәһәребезнең 7 нче мәктәбендә Белем көне тагын да истәлекле шартларда үтте: быел мәктәп үз ишекләрен капиталь ремонттан соң ачты.
Республика программасы кысаларында төзекләндерелгән мәктәпне танырлык та түгел.

«Бүген без Белем көнен заманча, тулысы белән төзекләндерелгән, яңартылган, заманча мәктәптә каршы алабыз. Барысы өчен дә җитәкчеләребезгә зур рәхмәт», - ди мәктәп директоры Ирина Нургалиева.
Укытучылар, укучылар, ата-аналарның шатлыгын уртаклашып, район башлыгы Марсель Шәйдуллин, ТР Дәүләт Советы депутаты Нәҗип Хаҗипов, район мәгариф идарәсе җитәкчесе Зөлфия Гыйләҗева изге теләкләрен җиткерделәр.

Яңа уку елында районыбызда 580 бала мәктәп бусагасын тәүге тапкыр атлап керә. Аларның 78е 7 нче мәктәпкә килә.
Бәйрәмдә бүләкләр дә күп булды. Ремонт эшләрен башкаручыларга, алдынгы педагогларга район башлыгының Рәхмәт хатлары тапшырылды.
Бу хакта тулырак - "Маяк" газетасында
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев