Азнакайлылар, БДИга гариза тапшырырга соңламагыз!
Быел төп дәүләт йомгаклау аттестациясе 1 июньнән 9 июльгә кадәр узачак. Өстәмә этап 4-25 сентябрь аралыгында була.
Исегезгә төшерәбез, имтиханнарда катнашу өчен гаризаларны 2 февральгә кадәр тапшырырга кирәк.
Быелгы чыгарылыш сыйныф укучылары аларны – үз мәктәбендә, укуны экстерн белән тәмамлаучылар – дәүләт аккредитациясе булган теләсә кайсы мәктәптә, ә мәктәпне узган елларда тәмамлаучылар мәгариф идарәсендә тапшыра.
Гаризаны укучылар яисә аларның ата-аналары, вәкаләтле затлар (ышанычнамә нигезендә) бирә.
Узган елларда тәмамлаучылар белем алу турындагы документларның төп нөсхәсен яки аның билгеләнгән тәртиптә расланган күчермәсен күрсәтергә тиешләр.
Техникум һәм көллият укучыларына урта гомуми белем бирү программаларын үзләштерүне яки аларны быел тәмамлауны раслаучы белешмә бирергә кирәк
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев