Азнакайда ZamaCode программалау буенча олимпиаданың киң күләмле финалы нәтиҗәләре игълан ителде.
Чара шәһәребезнең 7нче мәктәбе базасында узды. Залда 20 финалисттан тыш, район һәм шәһәрнең төрле мәктәпләреннән 7-11 нче сыйныф укучылары да бар иде. Алар өчен нейросетьлар белән эшләү буенча кызыклы осталык дәресләре үткәрелде, катнашучылар мондагы интеллектуаль атмосферага чумып, үз көчләрен сынап карадылар. Бу формат заманча белем бирү – теория генә түгел, ә технологияләрнең алгы чигендәге практика булуын дәлилли.
«Замакод» проектының нигез салучысы, Азнакайда яшәп, шәһәрнең 7-нче номерлы мәктәбен тәмамлаучы Азиз Җамалиев.
«Без программалау, нейросетьлар һәм CTF өлкәсендә яңа буын белгечләр әзерлибез, аларның бурычы – глобаль санлы системаларны үстерү һәм аларның иминлеген тәэмин итү» – дип, ул проектның төп максатын билгеләде.
Олимпиада җиңүчеләрен бүләкләү тантанасында муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин да катнашты. Ул барлык укучыларны котлап, ЗамаКод кебек инициативаларга ярдәм итү – бу югары дәрәҗәле санлы белгечләр әзерләүгә мөһим адым булуын ассызыклады.
«ЗамаКод» программалау олимпиадасының нәтиҗәләре түбәндәгечә:
1 урын – Яромир Мирзәхмәтов (Азнакай шәһәренең 1нче мәктәбе), Яромир җиңүче кубогы һәм 50 000 сум күләмендәге сертификат белән бүләкләнде;
2 урын – Алмаз Шәехов (Азнакай шәһәренең 5нче мәктәбе), Алмаз 30 000 сум күләмендәге сертификатка ия булды;
3 урын – Айдар Бәзгытдинов (Актүбә бистәсенең 3нче мәктәбе), Айдар 20 000 сум күләмендәге сертификатка лаек булды.

Укучыларын әзерләгән остаз укытучылар да бүләкләнде:
- Хөснетдинова Регина Рифкат кызы (Азнакай шәһәренең 1нче мәктәбе ) — 25 000 сум
- Габдуллина Фәридә Мирзаһит кызы (Азнакай шәһәренең 5нче мәктәбе) — 15 000 сум
- Денисова Ирина Борис кызы (Актүбә бистәсенең 3 нче номерлы мәктәбе,) — 10 000 сум!
Барлык җиңүчеләрне һәм аларның остазларын котлыйбыз!
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев