Азнакайда узган муниципаль Педагогик Совет утырышында бердәм дәүләт имтиханнарына әзерлек стратегиясе тикшерелде
Бүген Азнакай шәһәре мәгариф идарәсенең актлар залында дәүләт йомгаклау аттестациясен оештыру һәм үткәрү мәсьәләләренә багышланган киңәйтелгән Педагогик Совет утырышы булды.
Очрашуның төп темасы — район мәктәпләре чыгарылыш сыйныф укучыларын бердәм дәүләт имтиханына сыйфатлы әзерләү.
Чарада муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин катнашты. Утырышта шулай ук Азнакай район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Дамир Гыйләҗев, мәгариф идарәсе начальнигы Зөлфия Гыйләҗева, гомуми белем бирү учреждениеләре җитәкчеләре һәм аларның уку эшләре буенча урынбасарлары катнашты.
Төп доклад белән мәгариф идарәсе начальнигы урынбасары Лилия Әхмәдишина чыгыш ясап, фәннәр буенча имтиханнарны биреп карау нәтиҗәләренә җентекле анализ ясады. Утырышта катнашучылар укучыларның белемендә ачыкланган проблемалы урыннарны тикшерде, шулай ук югары нәтиҗәләргә ирешү өчен белем бирү процессының камилләштерү юлларын билгеләде.
Утырыш барышында тәрбия, яшүсмерләр арасында хокук бозулар, профилактик эшләрне оештыру мәсьәләләренә багышланган чыгышлар да тыңланды. Спикерлар билгеләп үткәнчә, әти-әниләр белән нәтиҗәле хезмәттәшлек үсмер буынны тәрбияләү системасында иң мөһим бурычларның берсе булып кала. Әйе, белем һәм тәрбия аерылгысыз төшенчәләр. Бердәм һәм аңлашып эшләгәндә югары нәтиҗәләргә ирешеп була.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев