Азнакайда Соңгы кыңгырау бәйрәме үтте
Бүген Азнакайда чыгарылыш сыйныф укучылары өчен “Соңгы кыңгырау” бәйрәме узды.
2024-2025 уку елында 25 мәктәптә барлыгы 7041 бала белем алган. Шуларның 233е 11 сыйныф укучысы, 681е 9 сыйныфны тәмамлый, шулай ук 21 тугызынчы сыйныф укучысы сәламәтлеге ягыннан мөмкинлеге чикле балалар өчен мәктәпне тәмамлый. Уку елы дәвамында 157 бала төрле дәрәҗәдәге олимпиадаларда призер һәм җиңүче булган, шул исәптән 27 укучы 9 нчы сыйныфны тәмамлаучы һәм 22 укучы11 нче сыйныфны тәмамлаучы.
Бүген медальләр белән бүләкләүгә 52 дәгъвачы белдерелгән, шул исәптән 31е – алтын, 21е – көмеш.
Муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин шәһәрнең 7нче гомуми белем бирү мәктәбе үткәргән тантаналы чарада катнашып, барлык чыгарылыш сыйныф укучыларын, аларның әти-әниләрен, укытучыларны тәбрик итте:
“Имтиханнарны югары балларга тапшырып, иң яхшы уку йортларында белем алырга, соңыннан дипломлы белгечләр булып, үзебезнең Азнакай җирлегендә бергәләп хезмәт итәргә язсын”- дип теләде район башлыгы.
Теләкләргә мәгариф идарәсе җитәкчесе Зөлфия Гыйләҗева, укытучылар, әти-әниләр дә кушылды. Быел 7нче мәктәпнең 9 сыйныфын 56 укучы, 11 сыйныфын 27 кыз һәм егет тәмамлый. Алар өчен күңелле дә бераз ямансу да бәйрәм бүген. Күз яшьләре аша алар укытучыларга рәхмәт сүзләрен җиткереп чәчәк бәйләмнәрен өләшәләр, залда утыручыларга саубуллашу вальсын бүләк итәләр…
Шәһәребезнең 5нче мәктәбендә узган шундый ук тантаналы чарада ТР Дәүләт Советы депутаты Нәҗип Хаҗипов, район җитәкчеләре, укытучылар, әти-әниләр катнашты. Мәктәптән быел 25 унберенче сыйныф укучысы чыгарыла, 9 сыйныфны 59 бала тәмамлый. Чара балалар сәнгать төркемнәренең күңелле чыгышлары белән, бүләкләүләр белән үрелеп барды.
Чыгарыш укучыларына иң җылы теләкләр җиткерелде. Һәм менә ул иң дулкынландыргыч мизгел: соңгы кыңгырау чыңы. Бу кыңгырау мәктәпне тәмамлаучы кыз һәм егетләрне яңа матур тормыш юлына дәшүче беренче кыңгырау булсын.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев