Азнакайда сәләтле балаларга “Чулпан” премиясе тапшырылды
Шәһәр Балалар иҗаты үзәгендә мәктәп укучыларына, остазларга премия тапшыру уңаеннан зур тантана булды.
Шәһәр Балалар иҗаты үзәгендә мәктәп укучыларына, остазларга премия тапшыру уңаеннан зур тантана булды.
29 нчы елын уздырылучы әлеге күркәм чараны район башлыгы Марсель Шәйдуллин ачып, “Чулпан” премиясенә лаек балаларны, аларны тәрбияләгән ата-аналарны, педагогларны тәбрикләде һәм районыбыз данын яклаулары өчен рәхмәтен белдерде, алга таба да уңышлар теләде.
Район башлыгы иң беренче бүләкне иң яхшы шәһәр мәктәбе укучыларына тапшырды.
Быел “Чулпан” премиясенә барлыгы 53 укучы һәм отрядлар ия булды.
“Эколидер” номинациясендә җиңү яулаган Мәлбагыш авылы мәктәбе укучысы Лилия Сәлахованың әлеге өлкәдә уңышлары бик күп. Биолабораториядә үсемлекләр клонлаштыру белән шөгыльләнгән укучы – “Татнефть” җәмгыяте тарафыннан уздырылган төрле фәнни конференцияләр җиңүчесе дә.
Бүләкне аңа “Татнефть” җәмгыятенең Азнакай районы буенча социаль программаларны алып бару үзәге әйдәр белгече Әлфия Баландина тапшырды.

Тулырак «Маяк» газетасында
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев