Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
МӘГАРИФ. «Һөнәр иясе»

Азнакайда фән олимпиадаларының мәктәп этаплары башлана

Мәктәп укучылары үз белемен 24 төрле фән буенча сыный алачак

24 сентябрьдән Азнакай районында мәктәп укучыларының республика һәм бөтенроссия фән олимпиадаларының мәктәп этаплары башлана. Агымдагы елда олимпиадалар 24 гомуми белем бирү предметы буенча учачак.

Моннан тыш, туган (рус булмаган) телдә белем бирүче мәктәпләрдә укучылар өчен рус теле һәм рус әдәбияты, туган (татар) телдә белем бирүче мәктәпләрдә укучылар өчен туган (татар) теле һәм әдәбияты, рус телендә белем бирүче мәктәпләрдә укучы татар балалары өчен һәм рус телендә белем бирүче мәктәпләрдә укучы рус  балалары өчен татар теле һәм әдәбияты, төрек һәм гарәп теле, геология, Татарстан һәм татар халкы тарихы фәннәреннән олимпиадалар уздырылачак.

Математика, информатика, физика, химия, биология һәм астрономия буенча олимпиада “Сириус.Курсы” платформасында үткәрелә.

Олимпиадаларда катнашу бушлай. Аның соңгысы 24 октябрьдә информатика фәненнән булачак.

Шунысын билгеләп үтәргә кирәк, рус һәм инглиз телләре, математика фәннәре буенча олимпиадада  4 нче  сыйныфтан, тормыш иминлеге нигезләре фәненнән 3 нче сыйныфтан  катнашырга мөмкин.  

Муниципаль этапта агымдагы елда олимпиаданың мәктәп этабында катнашып, билгеле күләмдә баллар туплаган укучылар һәм узган уку елында муниципаль этапта җиңү яулаган яки призер булган балалар катнаша ала.

Фән олимпиадаларының муниципаль этабы 21 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк. Аннан соң республика, төбәк этапларында катнашучылар исемлеге билгеле булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев