Азнакайда «Ел укытучысы»н сайлыйлар
МӘГАРИФ. «Һөнәр иясе»

Азнакайда «Ел укытучысы»н сайлыйлар

Бтөенроссия бәйгесенең район этабында 23 мөгаллим катнаша.

Районда «Ел укытучысы – 2026» бөтенроссия бәйгесенең муниципаль этабы башланды. Быел анда район мәктәпләреннән 23 педагог үзенең һөнәри осталыкларын сыный.

Конкурс үз эченә ачык дәрес уздыру, мастер-класс һәм педагогик әңгәмә кебек биремнәрне ала. Укытучыларның эшенә узган елларда бәйге җиңүчеләре булган педагоглар бәя бирә.

Укытучылар 2 нче һәм 5 нче мәктәпләрдә ачык дәресләр күрсәттеләр инде. Иң яхшылар билгеләнгәч, алар жюри әгъзаларына үзләренең мастер-классларын тәкъдим итәчәк.

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Нет комментариев