Азнакай укучысы сайлау хокукы буенча Бөтенроссия олимпиадасында җиңү яулады
МӘГАРИФ. «Һөнәр иясе»

Азнакай укучысы сайлау хокукы буенча Бөтенроссия олимпиадасында җиңү яулады

Олимпиадада илебезнең төрле төбәкләреннән 121 укучы катнашкан

2-3 март көннәрендә Россия Федерациясе Үзәк сайлау комиссиясендә мәктәп укучылары арасында сайлау хокукы һәм сайлау процессы мәсьәләләре буенча «Софиум» бөтенроссия олимпиадасының финал сынаулары тәмамланды.

Азнакай шәһәре 6 нчы урта мәктәбенең 10 нчы сыйныф укучысы Әдилә Нәфыйкова Татарстан Республикасы җыелма командасы составында уңышлы чыгыш ясап, олимпиадада җиңү яулады (җитәкчесе – Галина Лобанова).

Җиңүчеләргә сертификатларны Россия Үзәк сайлау комиссиясе җитәкчесе Элла Памфилова тапшырды.


Нет комментариев