Азнакай укучысы – кулланучылар хокукларын яклау буенча республикада иң яхшысы
Шәһәрнең 1 нче мәктәбе укучысы республика олимпиадасында җиңү яулады.
Районыбыз укучылары үзләрен төрле бәйгеләрдә, фән олимпиадаларында сынап, уңышлары белән һәрдаим шатландырып торалар.
Бу көннәрдә кулланучылар хокукларын яклау буенча республика олимпиадасына йомгак ясалды. 8 меңгә якын укучы арасыннан Азнакайның 1 нче мәктәбенең 10 нчы сыйныф укучысы Яромир Мирзахмәтов иң яхшысы дип танылды!
Аны бүләкләү тантанасында район башкарма комитетының эшләр белән идарәчесе Руслан Дәүләтшин, мәгариф идарәсе урынбасары Нәфисә Шәфыйкова, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе вәкилләре: җитәкче урынбасары Фәннур Хамматов, бүлек җитәкчесе Розалия Арсланова, Әлмәт территориаль органы җитәкчесе Миләүшә Михеева һәм өлкән белгеч Ирина Синица катнашты.
Җавап сүзендә Яромир әлеге олимпиаданы оештыручыларга рәхмәтен белдерде һәм җиңүгә ирешү юлы зур тырышлык һәм максатчан хезмәт таләп итүен билгеләп үтте.
Олимпиада җиңүчесенә кубок, диплом һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев