Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
МӘГАРИФ. «Һөнәр иясе»

Азнакай укучыларын акча тотарга өйрәтәләр

Татарстан Республикасында “Финанс белеме буенча иң яхшы дәрес” педагогик осталык конкурсында җиңүчеләрне билгеләделәр.

Педагогларның иҗади инициативасын хуплауга юнәлдерелгән әлеге бәйгене ТР буенча Милли банк инде тугызынчы ел рәттән уздыра. Ул педагогларның иҗади инициативаларын хуплауга һәм белем бирү процессына финанс белеме нигезләрен кертүгә юнәлдерелгән.

Быел жюри җиңүчеләрне дүрт номинациядә билгеләде.

5-9 нчы сыйныф укучылары өчен номинациядә Азнакай шәһәренең 1 нче урта мәктәбенең тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Якупова Гүзәл Альберт кызының 8 нче сыйныф укучылары өчен «Икътисадта финанс мөнәсәбәтләре» темасына дидактик эшләнмәсе иң яхшысы булып танылды.

Аның дәресләрендә укучылар көндәлек тормышта финанс белән бәйле булган гамәлләрне анализларга һәм иң отышлы тәкъдимнәрне сайлап алырга өйрәнә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев