Азнакай студентлары стройда йөрү осталыгын күрсәтте
МӘГАРИФ. «Һөнәр иясе»

Азнакай студентлары стройда йөрү осталыгын күрсәтте

23 февраль – Ватан сакчысы көне уңаеннан районыбызда бик күп чаралар уздырыла.

Аннан Азнакай политехника техникумы да читтә калмады. Биредә укучылар арасында стройда йөрү, җыр башкару буенча смотр-бәйге үтте.

– Яшьләрдә патриотик рух тәрбияләүдә зур әһәмияткә ия мондый чара зур оешканлык белән үтте. Барлык группалар да яхшы итеп әзерләнгәннәр иде. Җиңүчеләрне билгеләгәндә киемнәр дә, рапорт бирү, стройда йөрү осталыклары да бәяләнде, – ди ОБЖ җитәкчесе Гөлназ Гәрәева.


Нет комментариев