Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
МӘГАРИФ. «Һөнәр иясе»

Азнакай районы мәктәпләрендә Хезмәт һәм Батырлык елына багышланган Парламент дәресләре узды

2026 нчы елның 16 нчы февраленнән 28 нче февральгә кадәр Хезмәт һәм Батырлык елына багышлап, республиканың барлык мәктәпләрендә дә «Фидакарь хезмәт һәм хәрби батырлык белән Ватанны данлыйбыз!» исеме астында Парламент дәресләре үтә.

2026 нчы елның 16 нчы февраленнән 28 нче февральгә кадәр Хезмәт һәм Батырлык елына багышлап, республиканың барлык мәктәпләрендә дә «Фидакарь хезмәт һәм хәрби батырлык белән Ватанны данлыйбыз!» исеме астында Парламент дәресләре үтә.

Парламент дәресләре – Татарстан Республикасы Дәүләт Советы, Фән һәм Мәгариф министрлыгы, Белем күтәрү институты белән берлектә оештырылган проект. 2009 елдан бирле эшләп килүче әлеге проект быел 18 нче тапкыр уздырыла.

1 нче мәктәптә оештырылган әлеге чарага Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, «Азнакайнефть» НГДУ җитәкчесе Фәритов Алмаз Җәүдәт улы, Азнакай муниципаль районы башкарма комитетының финанс һәм экономика бүлеге буенча җитәкче урынбасары Газизова Оксана Николаевна, хәрби операция ветераннарының оешма председателе, 1 мәктәпнең чыгарылыш  укучысы Идиятов Илсур Марс улы, ветеран-укытучылар, СВО да катнашкан укучыларның әти-әниләре, олимпиадаларда һәм төрле бәйгеләрдә җиңү  яулаган укучылар чакырылган иде. Чараның 1 нче өлешен Якупова Г. А. алып барды.

Мәктәбебез гасырдан артык дәвам иткән бай тарихы белән горурлана. Бу еллар дәвамында бик күп укытучылар үз эшләрен намус белән башкарган. «Бөек Ватан сугышы башлангач, 1 мәктәп үзенең укытучыларын һәм укучыларын да сугышка озата», – дип искә ала җәмгыять белеме укытучысы Якупова Гүзәл Альберт кызы. – Сугышта катнашкан һәм тылда калган ветераннарыбызга хөрмәтебез чиксез. Аларның хезмәте зур хөрмәткә һәм мактауларга лаек, Ватаныбыз тарихында алар якты эз калдырган шәхесләр», – дип йомгаклады ул сүзен.

Чара «Кич утыра солдаткалар» спектакле белән дәвам итте (Җитәкче Залилова М. Р.). 7Б сыйныфы укучыларының чыгышы килгән кунакларда җылы хисләр уятты.

Чарада Әфганстан сугышында һәлак булган укучыбыз Бәдретдинов Наил Рәшит улының да исеме зур хөрмәт белән искә алынды. Укучылар башкарган җырлар, шигырьләр чарага килүчеләрне таң калдырды. (җитәкче Туктарова З.Ш.)

Чараның 3 нче өлеше Махсус хәрби операциягә киткән укучыларга һәм аларның әти- әниләренә багышланган иде. Бу сугышта улын югалткан ветеран укытучыбыз Хафизова Г.Г да үзенең истәлекләре белән уртаклашты. Чарага килүчеләрнең күз яшьләре рәхмәт хисләре белән тулы иде. 

Туган тел укытучысы Саргузина Г.Р чараны алып барды, тәрбия эшләре урынбасары Ишмеева Р.Д эчтәлекле сюжетлар белән тулыландырды.
Һәркемнең күңелендә бер генә теләк: «Илләребез тыныч, таңнарыбыз куанычлы, балаларыбыз исән-сау булсын!»

Туган тел һәм әдәбияты укытучысы  Саргузина Г.Р.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев