Азнакай районы башлыгы олимпиада җиңүчеләренә грантлар тапшырды
Азнакай шәһәренең Мәдәният йортында мәктәп укучылары өчен истәлекле һәм әһәмиятле чара узды – олимпиадаларда югары нәтиҗәләр күрсәткән укучыларны хөрмәтләү тантанасы булды.
Биредә район башлыгы Марсель Шәйдуллин тарафыннан җиңүчеләргә һәм призерларга грантлар тапшырылды.
Чарада Бөтенроссия, халыкара, республика дәрәҗәсендәге олимпиадаларның йомгаклау этапларында, шулай ук «Олимпка юл» республика олимпиадасында һәм А.М. Терентьев исемендәге Идел буе экологик конференциясендә уңышка ирешкән укучылар катнашты.
Бу уку елы нәтиҗәләре дә шактый саллы: мәктәп этабында 6250 укучы белемнәрен сынаган. Шуларның 1656сы муниципаль этапка үткән, 477се җиңүче һәм призер булган. Республика һәм ил күләмендәге бәйгеләрдә катнашкан укучыларның 194е призлы урыннар яулаган.
Тантана барышында район башлыгы яшьләрне тәбрикләп, аларның тырышлыгын югары бәяләде:
– Сез – районыбызның горурлыгы. Бу җиңүләр артында зур хезмәт, тырышлык һәм максатчанлык тора. Без сезнең белән горурланабыз һәм алга таба да уңышлар телибез, – диде Марсель Шәйдуллин.
Чарада укытучыларга, балаларның ата-аналарына да аерым рәхмәт сүзләре яңгырады.
Тулырак «Маяк» газетасының киләсе санында укырга мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев