Азнакай педагоглары яңа уку елына яңа бурычлар билгеләделәр
Бүген шәһәрнең 7 нче мәктәбе базасында район укытучылары педсоветы үтте
Район башлыгы Марсель Шәйдуллин рәислегендә узган очрашуда мәгариф идарәсе җитәкчесе Зөлфия Гыйләҗева, мәктәп директорлары, директор урынбасарлары катнаштылар.
Укытучыларны шулай ук Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Азат Ягафаров та сәламләп, аларның яшь буынга тәрбия һәм белем бирү юнәлешендә алып барган игелекле хезмәтләре өчен рәхмәт сүзләрен җиткерде, алга таба да уңышлар теләде.
Педсоветны дәвам итеп, төп доклад белән мәгариф идарәсе җитәкчесе урынбасарлары Алия Рәүпова һәм Лилия Әхмәдишина чыгыш ясадылар. Алия Рәүпова үзенең чыгышында район мәктәпләрендә профильле укыту, аның нәтиҗәлелеге турында сөйләсә, Лилия Әхмәдишина узган уку елында чыгарылыш имтиханнары нәтиҗәләренә тукталды, һәр фән буенча җентекле анализ ясады.
Бу хакта тулырак – «Маяк» газетасында.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев