МӘГАРИФ. «Һөнәр иясе»

Азнакай әти-әниләре Бердәм дәүләт имтиханы тапшырачаклар

4 нче лицей базасында Бөтенроссия акция уза.

Бөтенроссия акциясе кысаларында 27 мартта 4 нче лицей базасында  әти-әниләр математика буенча чыгарылыш имтиханы тапшырачаклар.

Имтиханнарга әзерлек белән бәйле киеренкелекне йомшартырга ярдәм итүне күздә тотучы әлеге акциядә быел балалары 9 нчы сыйныфта укучы ата-аналар да катнаша.

Бу көнне ишектән керүдән башлап, парта артына тиешле тәртиптә утыруга кадәр юл үтеп, алар имтихан шартларын үз җилкәләрендә татып караячак. Таләпләрнең барысы да укучыларга кебек үк: паспорт белән керәсе, артык әйберне калдырасы, сөйләшмәскә, тавышланмаска, бланкларны пычратмаска...


Нет комментариев