“Алтынчәч” балалар бакчасында – гаилә бәйрәме
Азнакайдагы «Алтынчәч» балалар бакчасында «Гаилә һәм җәмгыять: мәктәпкәчә яшьтәге балаларны рухи-әхлакый тәрбияләүдә максатларның бердәмлеге» темасына муниципаль семинар узды.
Анда район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Дамир Гыйләҗев, район хатын-кызлар Советы җитәкчесе Эльвира Галиева, Бөтендөнья татар конгрессының җирле бүлекчәсе җитәкчесе Гөлсинә Хафизова, Азнакай мәгариф идарәсе җитәкчесе урынбасары Нәфисә Шәфыйкова, «Маяк» газетасы баш мөхәррире Фәрхәт Шәйхулов катнаштылар һәм гаилә кыйммәтләрен саклау өлкәсендә үзләренең киңәшләрен, изге теләкләрен җиткерделәр.
Семинарда Мозаффаровларның – «Шәҗәрә – нәсел агачы», Асибаковларның – «Безнең гаиләнең җитмеш төрле һөнәре», Шакировларның – «Тәрбияле бала – ата-ананың бәхетле киләчәге», Исламовларның – «Гаиләбездә буыннан-буынга тапшырылучы гореф-гадәтләр, йолалар» темалары буенча әзерләнгән чыгышлары булды. Семинар – бәйрәм концерт номерлары белән бизәлде. «Алтынчәч» балалар бакчасы педагогик коллективы гаилә традицияләрен саклауда үз тәҗрибәләре белән уртаклаштылар. Бу бик тә файдалы, истәлекле һәм бик матур чара булды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев