Сөмбелә бәйрәме уза
Халкыбызның борынгы бәйрәмнәренең берсе – Сөмбелә соңгы елларда тормышыбызга үтеп керде.
Бу көннәрдә мәктәпләрдә, балалар бакчаларында аны күңелле итеп билгеләп үтәләр.
Сөмбелә - көзне түгәрәкләү ае, урып-җыю, җирне сөрү эшләре төгәлләнгәч үткәрелгән.
Бәйрәм көнне табынны төрле-төрле камыр ашлары бизәгән, ә бавырсак табынның күрке булган.
Сөмбелә белән бәйле халык әйтемнәре дә бар:
Сөмбелә туса, су суыныр.
Сөмбеләдә өелеп киллер.
Сөмбеләдә урып ал, арышыңны чәчеп кал.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев