Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
МӘГАРИФ

Һәр форум яңалык алып килә -ФОТО

22-23 сентябрьдә «Солнышко» ял лагерында  район балалар иҗтимагый оешмаларының бишенче форумы узды.

(Азнакай, 23 сентябрь, "Маяк", Резеда Шарипова) 22-23 сентябрьдә «Солнышко» ял лагерында  район балалар иҗтимагый оешмаларының бишенче форумы узды. Анда авыл һәм шәһәр мәктәпләреннән иң актив 50 укучы катнашты.

– Тәҗрибә туплау, яңа проектлар, акцияләр, эшне оештыру алымнарына өйрәтү сменасы бу. Республика добровольчествоны үстерү үзәге, «Җиңү волонтерлары» иҗтимагый хәрәкәте төбәк бүлеге, республика мәктәптән тыш эш үзәге вәкилләре мастер-класслар, төрле уеннар үткәрделәр. Форум укучыларда лидерлык сыйфатларын үстерүдә, командага туплауда, яңа дуслар табуда да ярдәм итә, – ди районның балалар иҗтимагый хәрәкәте кураторы Зөлфия Зарипова.

Мәгариф идарәсе җитәкчесе урынбасары Нәфисә Шәфыйкова билгеләп узганча, районда укучыларның 85 проценты төрле формалардагы балалар хәрәкәтендә катнаша. Хакимият тарафыннан яшь буынны тәрбияләүгә игътибар зур булу нәтиҗәсендә Азнакай мәгариф идарәсе соңгы елларда республика күләмендә әлеге юнәлештә алдынгы позицияне били.

Һәр мәктәптә өлкән сыйныф укучыларының, вожатыйларның советлары эшли, «Җиңү волонтерлары», «Татарстан варислары» берлеге, Россия укучылар хәрәкәте, «Сәләт-Азнакай», «Мөстәкыйль балалар» оешмалары сафларына кушылучылар елдан-ел арта.

– Без район күләмендә күп төрле чаралар уздырабыз. 2018 ел – Үзиреклеләр елы. Аның кысаларында хәйрия ярминкәләре үткәреп, аннан кергән акчаны мохтаҗларга бирәбез. Шулай ук тимурчылар отрядлары ялгыз өлкәннәргә, сугыш һәм тыл ветераннарына ярдәмнәр оештырар, – ди район балалар иҗтимагый оешмалары советы рәисе Эльвира Зиннурова.

9 нчы мәктәпнең 10 нчы сыйныф укучысы Гүзәл Баһаутдинова форумда икенче елын катнаша.

– Һәр сменада ниндидер яңалыкка тап булабыз. Менә быел да ике көн сизелми дә, бик кызыклы һәм файдалы узып китте. Биредә алган белем-күнекмәләрне үзебезнең мәктәптә укучылар үзидарәсендә кулланабыз, – ди ул.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев