Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
МӘГАРИФ

Онытылмас мәктәп еллары - ФОТО

​​​​​​​Кеше күңелендә мәңге онытылмас хатирә булып сакланучы бер гүзәл чор бар, ул - мәктәп еллары.

Менә тиздән 2019 ел чыгарылыш укучылары өчен соңгы кыңгырау шалтырар. Нәкъ менә ул балачак тәмамлануы һәм өлкән тормыш башлануы турында хәбәр итәчәк. Мәктәп еллары менә шулай тиз үтеп китте, ә бит әле күптән түгел генә кебек мәктәпкә килгән идек, анда безне беренче укытучы Хөснетдинова Лилия Тәнзил кызының җылы карашы каршы алды. Еллар агымсудай акты. Мәктәпне тәмамлау чоры да җитте. 11 ел эчендә безнең укытучыларыбыз шулкадәр туганга әверелделәр ки, ә хәзер мәктәпне ташлап китәсе килми. Алар безгә белем генә түгел, бәлки үзләренең күңел киңлеген, йөрәк җылысын бирделәр. Безне һәрвакыт рәхәтләнеп тыңларга, киңәш бирергә һәм ярдәм итәргә әзер иделәр. Әмма бер укытучы - сыйныф җитәкчесе, икенче әни, Темирханова Наталия Михайловна турында әйтми мөмкин түгел. Без барыбыз да төрле булуга карамастан, ул безне бер тату коллективка туплый алды. Сыйныф белән башкарган эшләре, игелеге һәм аңлаулары өчен без аңа чын күңелдән рәхмәтлебез. Тынгысыз йөрәге, күңел җылысы һәм мәхәббәте өчен Рәхмәт аңа. Аның белән аерылышу безгә бик моңсу булачак, без аны беркайчан да онытмаячакбыз. Без үзебезне укыткан барлык укытучыларыбызга да рәхмәт әйтергә телибез. Алар барысы да унбер ел буе безгә белем, күңел җылысы, тормыш тәҗрибәсе бирделәр, үз-үзләренә ышанырга һәм авырлыкларны җиңеп чыгарга, куелган максатка ахырына кадәр барырга өйрәттеләр.

Фәхруллина А, Гомәрова Э., Хуртова П.,

Актүбә 11 нче сыйныф чыгарылыш укучылары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев