Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
МӘГАРИФ

Моңлы бишек җырлары

Халкыбызның йола-бәйрәмнәрен, гореф-гадәтләрен торгызу һәм яңарту өстендә эш безнең «Звездочка» балалар бакчасында да актив алып барыла.

Балаларда югары әхлакый сыйфатлар тәрбияләү проблемасы кешеләрне гасырлар буе борчып килгән, чөнки кешелекнең киләчәге, Ватан язмышы, гаилә бәхете киләчәктә граждан булачак баланың бүген нинди тәрбия алуына бәйле. Бүгенге көндә без – балалар бакчасы тәрбиячеләре алдында торган бурычларның иң мөһиме – балаларга үз туган телен өйрәтү, шулай ук аларны халкыбызның сәнгате, гореф-гадәтләре, бәйрәмнәре, йолалары, милли әдәбияты белән таныштыру. Балаларга әхлакый тәрбия бирү.

Халкыбызның йола-бәйрәмнәрен, гореф-гадәтләрен торгызу һәм яңарту өстендә эш безнең «Звездочка» балалар бакчасында да актив алып барыла. Балаларыбызны милли бәйрәмнәр һәм гореф-гадәтләрләр белән таныштыру өстендә эшлибез. Күптән түгел бакчабызда балаларны бишек җырлары белән таныштыру максатыннан «Моңлы бишек җырлары» дип аталган әдәби-музыкаль кичә үтте. Кичәбезнең максаты: халкыбызның йөрәк түреннән шытып чыккан җәүһәрләре – бишек җырлары белән таныштыру, моңлы бишек җырларына мәхәббәт тәрбияләү иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев