“Чишмәкәй” балаларны яңарып каршы алды - ФОТО һәм ВИДЕО
Территорияне төзекләндерү өчен республикадан өстәмә 3 млн сум бирелгән.
(Азнакай, 21 сентябрь, "Маяк", Резеда Шарипова) Капиталь ремонттан соң шәһәребезнең 14 нче “Чишмәкәй” балалар бакчасы үз ишекләрен ачты.
– Әлеге республика программасы өчен Прездиентыбызга рәхмәт. Быел аның нигезендә Актүбәдә һәм Азнакай шәһәрендә тагын ике балалар бакчасы үз йөзен үзгәртте, – диде мунициаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин.
Ул территорияне төзекләндерү өчен республикадан өстәмә 3 млн сум бирелгәнлеген дә хәбәр итте. Әлеге акчага кухняга җиһазлары сатып алыначак, участокта верандалар, коймалар ясалачак, яктырткычлар куелачак.
“Чишмәкәй”нең тышы да, эче дә матурланган, биредә балаларга бөтен шартлар тудырылган.
– Бу көнне балалар да, әти-әниләр дә түземсезлек белән көтте. Капиталь ремонт өч ай дәвамында барды. Без “Юнистрой” коллективы эшеннән кәнәгать. Шулай ук ремонт вакытында үз көчләрен куйган хезмәткәрләребезгә, әти-әниләргә дә зур рәхмәтлебез, – ди бакча мөдире Гөлфинә Мөхәммәтшина.
Районда 44 балалар бакчасы бар, аның 19 ы – шәһәрдә. Аларга барлыгы 4049 бала йөри, 800 бала чиратта тора.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев