Балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр Азнакай туган якны өйрәнү музееннан бик канәгать калдылар
29 сентябрь көнне 18 нче балалар бакчасының мәктәпкәчә әзерлек төркемнәрендә тәрбияләнүчеләр Азнакай туган якны өйрәнү музеена экскурсия ясадылар.
Музей хезмәткәрләре балаларны бик җылы каршы алдылар һәм төрле экспозицияләр белән заллар буйлап кызыклы,танып-белү экскурсиясе үткәрделәр. Балалар әйберләрне кызыксынып карадылар.Кызларны бигрәк тә күмер үтекләре, тукыма станогы, көянтәләр җәлеп итте. Ә малайлар ат дагасы, игәү белән кызыксындылар. Гадәттә, музейдагы экспонатларны куллар белән тотып карарга ярамый, ә безнең Азнакай туган якны өйрәнү музеенда балалар аларны тотып карап кына калмыйча, эштә дә сынап карадылар. Безнең үткәнебез игелек белән сугарылган, ә бу безнең көннәрдә бик мөһим һәм мәктәпкәчә яшьтәге балаларны тәрбияләүдә аеруча актуаль. Балаларны татар халык мәдәнияте чыганакларына җәлеп итеп, тәрбиячеләр баланың шәхесен үстерә. Балалар бик теләп тыңладылар, кызыксынып экспонатларны карадылар һәм үзләрен кызыксындырган сорауларын бирделәр һәм музей белән танышудан бик канәгать калдылар. Экскурсия ахырында балалар музей хезмәткәрләренә рәхмәтләрен белдердереп, тагын бер кат килергә сүз бирделәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев