Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
МӘГАРИФ

Азнакайның мәгариф хезмәткәрләре республиканың профсоюз комитеты акциясендә кыйммәтле бүләкләргә ия булдылар

“Җиңүнең 75 тарихы” республика профсоюз акциясендә җиңүчеләр арасында Азнакай районының 5 мәгариф хезмәткәре дә бар.

Ел башында мәгариф хезмәткәрләренең Татарстан республика оешмасы тарафыннан игълан ителгән “Җиңүнең 75 тарихы” патриотик акциясенә йомгак ясалды.

“Республика комитеты сайтында Бөек Ватан сугышы елларында фронтта ил азатлыгы өчен көрәшкән, тылда хезмәт куйган, бала чаклары сугыш елларына туры килгән педагоглар турында материаллар урнаштырылды. Җиңүче 35 педагог арасында азнакайлыларның булуына һәм оешмабызның актив катнашуы өчен Рәхмәт хаты белән бүләкләнүенә шатбыз“, – ди мәгариф хезмәткәрләренең район профсоюз оешмасы рәисе Лилия Биктимирова.

Җиңүчеләр – Урсай мәктәбе укытучысы һәм башлангыч профсоюз оешмасы рәисе Алена Ихсанова, Азнакай мөмкинлеге чикле балалар мәктәбеннән укытучы-дефектологлар, ветераннар советы рәисе Рәзинә Шубина һәм профком рәисе Розалия Кадыйрова, 4 нче “Светлячок” балалар бакчасынннан татар теле укытучысы Дилбәр Мөхәмәтшина һәм бакча мөдире Әлфинур Дәүләтшина дипломга һәм кыйммәтле бүләкләргә ия булдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев