Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
МӘГАРИФ

Азнакайның беренче мәктәбендә тәмле бәйрәм үтте

"Тәмле Казан" дип аталган бәйрәмгә районның 11 мәктәбеннән укучылар командалары  җыелды.

Алар татар халкының милли ризыкларын тәкъдир итте, аларны әзерләүдә технология дәресләрендә туплаган осталыкларын күрсәттеләр, үз проектларын яклап чыгыш ясадылар, халык җыр-биюләрен башкардылар. Районның иҗтимагый совет әгъзаларыннан торган жюрига иң-иңнәрне сайлау бик җиңел булмады - командалар милли сый фестиваленә зур әзерлек белән килгәннәр. Тәм-томнардан, милли киемле кызлар-егетләрнең уңганлыгыннан күзләр камашты. 

- Башлангычлар булып торсын. Һәр милләтнең үз кыйммәтләре бар, шуларның берсе - милли ризыклар. Безнең халыкта да алар төрле, тәмле, зәвыклы. Бүгенге фестиваль дә яңа йолага нигез булсын. Алдагы елларда да ул дәвамлы булыр, дип ышанам, - диде чарада катнашкан район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Дамир Гыйләҗев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев