Азнакайның барлык мәктәпләрендә дә шахмат зонасы ачылды
«Мәгариф» милли проектының «Заманча мәктәп» федераль проектын тормышка ашыру кысаларында бүген Азнакай 4 нче лицеенда шахмат зонасы ачылды.
Әлеге чарада район башлыгы урынбасары, «Бердәм Россия» партиясенең төбәк һәм җирле бүлекчәләре сәяси советы әгъзасы, район шахмат федерациясе җитәкчесе Роза Галеева катнашты.
«Республикабызда «Бердәм Россия» партиясенең «Мәктәпләргә – шахматлар» проекты буенча шахмат зоналары ачылды. Бүген без бу эшне төгәлләдек. Шахмат зонасын бик матур итеп ясагансыз. Ул буш тормасын иде. 19 мартта иң яхшы шахмат зонасы бәйгесенә нәтиҗәләр ясалачак. Апрельдә район башлыгы призына турнир узачак», – дип билгеләп үтте Роза Галеева.
Лицей директоры Ленар Хәйруллин шахмат зонасын ачуда көч куйган укытучыларга, әти-әниләргә, шефларга рәхмәтен җиткерде.
Ачу тантанасын укучылар чыгышы бизәде.
Стенадагы магнитлы шахматларны 3D принтерында Әмир Мәһдиев ясаган.
– Шахмат уены миңа логик фикер йөртергә, математика буенча олимпиадаларда призлы урыннар алуда ярдәм итә, – ди ул.
Әмир шахмат фигурасы белән бер адым ясап та «мат» кую серен белә. Кунакларга уйнап та күрсәтте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев