Азнакайның 6 нчы мәктәбендә шахмат зонасы ачылды
«Мәгариф» милли проектының «Заманча мәктәп» федераль проектын тормышка ашыру кысаларында Азнакай 6 нчы урта мәктәбендә шахмат зонасы ачылды.
Әлеге чарада район башлыгы урынбасары, «Бердәм Россия» партиясенең төбәк һәм җирле бүлекчәләре сәяси советы әгъзасы, партиянең район депутатлар фракциясе җитәкчесе Роза Галеева катнашты.
«Республикабызда «Бердәм Россия» партиясе инициативасы буенча мәктәпләрдә шахмат зоналары ачыла. Районыбыз мәктәпләре әлеге башлангычка актив кушылдылар һәм бу эш инде төгәлләнеп килә. Шахмат уены фикерләргә, стратегия төзергә һәм килеп туган хәлдән чыгарга өйрәтә, интеллектуаль үсешне көчәйтә”, – диде Роза Галеева.
Шахмат зонасы икенче каттагы фойеда урнашкан. Аны ясауга укытучылар да, укучылар да зур көч куйганнар. Ачу тантанасы да балаларның чыгышы белән матур итеп бизәлде.
«Тәнәфесләрдә, дәресләрдән соң укучыларга шахмат уйнарга, ял вакытларын мавыктыргыч итеп үткәрергә мөмкинлек туды. Бик кирәкле һәм файдалы проект», – диде мәктәп директоры Алиса Шәкүрова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев