Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
МӘГАРИФ

Азнакайда иң яхшы балалар бакчасы баласын сайладылар - ВИДЕО

​​​​​​​Азнакай Балалар иҗаты үзәгендә “Елның иң яхшы мәктәпчәкә яшьтәге баласы” район бәйгесенең йомгаклау туры узды.

Сайлап алу турында авыл, бистә һәм шәһәр балалар бакчаларында тәрбияләнүче 20 конкурсант чыгыш ясады һәм аларның 9ы финалга узды.

Һәр чыгыш искиткеч матур, күңелле булды. Залда аларга бакча мөдирләре, тәрбиячеләре, әти-әниләре, әби-бабайлары, апа-абыйлары көч биреп утырдылар.

Гран-прины 6 нчы балалар бакчасыннан Амил Сабиров яулады. Былтыргы җиңүче Нариман Кадыйров аңа күчмә медалне тапшырды.

Жюри карары буенча беренче урынга – 14 нче бакчадан Саида Хәбипова, икенче урынга – 15 нче бакчадан Дамир Галиулин һәм өченче урынга 4 нче бакчадан Розалина Галиева лаек булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев