Азнакайда чыгырылыш балы узды
Быел район мәктәпләрен тәмамлаган 269 укучының 4 се имтиханнарны 100 баллга тапшырган.
25 июньдә Азнакайда чыгарылыш балы узды. Башта тантаналы чаралар һәр мәктәптә үтте. Аннан соң, традиция буенча, барчасы бергә җыйналдылар, быел – “Юбилейный” стадионында, чөнки үзәк фонтан янында ремонт эшләре бара.
Муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин чыгарылыш сыйныф укучыларын имтиханнарны уңышлы тапшырулары белән тәбрикләп, изге теләкләрен җиткерде.
Быел мәктәпне 269 укучы (былтыр – 253) тәмамлый, аларның 47 се (былтыр – 41) “Укуда аеруча уңышлары өчен” илкүләм медальгә дәгъва кыла. Азнакайның 3, 5, 6 нчы һәм Тымытык мәктәпләреннән 4 укучы имтиханнарны 100 баллга тапшырган.
Марсель Шәйдуллин уку алдынгыларына грантлар тапшырды. Шулай ук иң яхшы укучылар әзерләгән мәктәп директорлары, педагоглар да бүләкләнде.
Мәйдан җыр-биюдән шау-гөр килеп торды. Казан һәм Әлмәт кунаклары Азнакай укчыларына онытылмаслык күңелле концерт һәм дискотека бүләк иттеләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев