Азнакай укучылары «ХХI гасыр кулибиннары» олимпиадасында җиңү яуладылар
Азнакай районы укучылары «XXI гасыр кулибиннары» республика яшь уйлап табучылар һәм рационализаторлар олимпиадасында призлы урыннар алуга ирештеләр.
Олимпиада 22-23 июньдә Казан шһәрендә IT-паркта узды. Финалда өч төрле яшь категориясе буенча барлыгы 19 районнан 80 укучы катнашты.
Җиңү бистәсе урта мәктәбеннән Айнур Алтынбаев (остазы Рөстәм Хәкимов) һәм Актүбә 2 нче урта мәктәбеннән Дмитрий Власов (остазы Сергей Ключников) – беренче, Азнакай 2 нче урта мәктәбеннән Нурислам Абдуллин (остазы Риф Хаҗиев) һәм Тымытык урта
мәктәбеннән Руслан Шакирҗанов (остазы Рөстәм Шәйдуллин) икенче урынга лаек булдылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев