Азнакай шәһәренең 8 нче урта мәктәбе кызлары җитез дә, оста да
Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан Азнакай шәһәренең 8 нче урта мәктәбе актлар залында район балалар китапханәчесе Алсу Сәйфиева «Ягез әле, кызлар!» дип аталган уен уздырды.
Әлеге чарада 5 нче сыйныфта укучы кызлар актив катнашты, ә малайлар исә кызлар өчен җан аттылар. Укучылар төрле конкурсларда үзләренең осталыкларын, иҗади сәләтләрен, эрудицияләрен һәм тизлекләрен күрсәттеләр, табышмакларга җавап бирделәр, рәсем ясадылар, җырладылар, ярмалар аердылар, пазллар җыйдылар, эстафетада катнаштылар.
Бәйрәм бик күңелле, мавыктыргыч һәм бик тиз үтеп китте. Конкурс нәтиҗәләре буенча дуслык җиңде.
Римма Исхакова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев