Азнакай балалар бакчасында Сабантуйга Шүрәле белән Былтыр килде
Азнакай шәһәренең 4 нче “Светлячок” балалар бакчасында борынгыдан сакланып килгән күңелле, әчтәлекле бәйрәмнәрнең берсе булган Сабантуй узды.
Районыбызда балалар бакчаларында кече Сабантуйлар дәвам итә. Әнә шулай кече яшьтән сабыйларны халкыбызның гореф-гадәтләре, йолалары белән таныштыралар тәрбиячеләр.
“Бәйрәмне әти-әниләр белән берлектә гармуннар уйнап, Сөрән сугу белән башлап җибәрдек. Һәр төркемнән кереп, бүләкләр җыйдык. Кунакка Габдулла Тукайның яраткан әкият геройлары Былтыр белән Шүрәле килделәр. Алар балалар белән бик күңелле итеп биеделәр, җырлаттылар, уеннар уйнадылар”, - татар теле тәрбиячесе Дилбәр Мөхәммәтшина.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев