Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
МӘГАРИФ

Азнакайның сәләтле балаларын Марсель Шәйдуллин котлады

Күркәм традиция буенча, район башлыгы Марсель Шәйдуллин уку алдынгыларын, олимпиадаларда, төрле конкурсларда җиңү яулаган, спортта, сәнгатьтә югары уңышларга ирешкән укучыларны Яңа ел белән тәбрикләп бүләкләде.

“Без сезнең белән горурланабыз. Сез үзегезнең ирешкән җиңүләрегез белән Азнакай данын еракларга танытасыз. Алга таба да бары тик уңышлар юлдаш булсын. Туган ягыбызның чын патриотлары булып үсегез! – диде Марсель Шәйдуллин үзенең котлау чыгышында.

Ул сәләтле балалар үстергән әти-әниләргә һәм педагогларга рәхмәтен белдерде.

Чыршы бәйрәме Балалар иҗат үзәгендә үтте. Кыш бабай белән Кар кызына кушылып укучылар уеннарда катнаштылар, җырладылар, биеделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев