Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
МӘГАРИФ

Азнакайның яшь туган якны өйрәнүчеләре республика фәнни-гамәли конференциясендә уңышлы чыгыш ясадылар

Азнакай Балалар иҗаты үзәгенең туризим-туган якны өйрәнү бүлеге “Батырлык яшәр!” республика фәнни-гамәли конференциясенең муниципаль этабын уздырып, җиңгән эшләрне республика этабына юллады.

Анда безнең районнан 12 укучы һәм 3 педагог катнашып, яхшы нәтиҗәләр күрсәттеләр.

Укучылардан:

I дәрәҗә дипломга – Айзия Зәйнетдинова  (Актүбә 3 нче мәктәбе, җитәкчесе Гәрәйшина Л.Г);

II дәрәҗә дипломга – Рөстәм Җиһаншин (Урсай мәктәбе, җитәкчесе Гарифуллина Ф.С); Алия Гафиева (Урсай мәктәбе, җитәкчесе Кәримова Р.М.); Риназ Әхмәдишин (Урманай мәктәбе, "Әдәби мирас",  берләшмәсе, җитәкчесе Ихсанова Э.Т.);

III дәрәҗә дипломга – Илзирә Фәрукшина (7 нче мәктәп, "Әдәби туган як" түгәрәге, җитәкчесе Кашапова Ф.Ф.) лаек булды.

Педагоглардан I дәрәҗә диплом белән Г.Р.Саргузина, II дәрәҗә диплом белән Р.Р.Рәкыйпова бүләкләнде.

“Әлеге конференциянең максаты – укучыларга патриотик тәрбия бирү, аларда илебез тарихы белән кызыксыну уяту. Укучылар да, укытучылар да Бөек Ватан сугышы белән бәйле эшләрен тәкъдим иттеләр”, – ди Азнакай Балалар иҗаты үзәгенең туризим-туган якны өйрәнү бүлеге мөдире Светлана Галиева.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев