Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
МӘГАРИФ

Азнакайның “Аист” балалар бакчасында тәпи йөрергә дә, җырларга-биергә дә өйрәтәләр

Әле юньләп тәпи дә йөрмәгән, теле дә ачылмаган баланы каравы җиңелме? Җитмәсә, берәү-икәү генә түгел, дистәдән артык булса...

Шәһәребездәге “Аист” балалар бакчасы 65 ел нәкъ менә шундый нәниләрне – 6 айдан 3 яшькә кадәрге балаларны тәрбияләү белән шөгыльләнә.

Биредә 4 төркемдә 55 бала йөри. Коллектив белән 18 ел Резеда Кәримова җитәкчелек итә. Ул үз эшенең остасы. Нәтиҗәле хезмәте өчен Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгының “Мәгарифтәге казанышлары өчен”  күкрәк билгесе белән бүләкләнгән.

– Безнең бакчада үз эшенә чын күңелдән бирелгән, иҗади тәрбиячеләр эшли. Алар балаларга беренче адымнарын ясарга, кашык тотарга һәм күптөрле һөнәрләргә өйрәтәләр. Педагогларыбызның фантазиясенә һәм осталыгына чикләр юк! Без тырыш хезмәтләре белән бакчабыз үсешенә өлеш керткән, аның тарихында якты эз калдырган элекке җитәкчеләр Мөсфирә Абдрахмановна, Гөлсинә Харисовнаны, ветераннарыбызны һәрчак хөрмәт белән искә алабыз.  65 ел эчендә зур педагогик тәҗрибә тупланды, эшнең сыйфаты яхшыртылды, матди-техник база ныгытылды. Капиталь ремонттан соң бакчабыз яңарып, тагын да матурланып китте, – ди ул.

Коллективның уңышлары турында күпсанлы җиңүләре дә сөйли: 2019 елда “Восемь жемчужин” Бөтенроссия конкурсында сәламәтлек саклау технологиясе номинациясендә диплом белән бүләкләнәләр; ”Яшел ут” республика смотр-конкурсының муниципаль этабында иң кече яшьтәге балалар белән юл-транспорт травматизмын кисәтү һәм профилактика эше буенча номинациядә лауреат булалар; 2020, 2021 елларда  экологик бәйгедә  беренче урынны яулыйлар; шул ук елларда “Театр кунакханәсе” зона конкурсында иң яхшы музыкаль бизәлеш буенча, 2021 елда “Сәламәтлек саклау технологиясе”, 2022 елда “Буыннар бәйләнеше” республика конкурсларында –  җиңүче.

Кечкенә булуларына карамастан, балалар да конкурсларда катнаша. Әле соңгы еллар эчендә генә дә “Идел буе халыклары биюләре”, “Сәхнә йолдызчыклары”, “И матур тел, и туган тел” бәйгеләрендә ә беренчелекне яуладылар.

Тәрбиячеләрнең һөнәри осталыкларын камилләштерүдә, заманча белем һәм тәрбия бирү технологияләрен үзләштерүдә өлкән тәрбияче-методист Ильмира Миннегалиеваның хезмәте зур. Аның педагогик стажы 35 елдан артып китә. “Аист” балалар бакчасында эшләвенә дә 14   ел була.

– Без иң кече яшьтәге балалар өчен каралган “Беренче адымнар” дигән комплекслы программа буенча эшчәнлек алып барабыз. Бакчабызда узган район, зона семинарларында үз тәҗрибәбез белән уртаклашабыз. Тәрбиячеләребез рухи тәрбия бирүдә халык педагогикасына таянып, балаларны татар милли мәдәнияты белән дә таныштыралар. “Чәбәк-чәбәк”, “Ритмлы бию” түгәрәкләре буенча методик программалар сериясен эшләдек. Балалар белән төрле чаралар, бәйрәмнәр үткәрәбез. Аларны конкурсларда катнаштырабыз. Бәйгеләрдә педагоглар да бик актив катнаша, – ди ул.

Ул үзе дә педагоглар белән берлектә республика күләмендә “Буыннар бәйләнеше өзелмәсен”, зона күләмендә “Җиңү кайтавазы”, “Туган ягым-туган төбәгем”, район күләмендә “Әбиемнең серле сандыгы”, “Минем туган ягым” конкурсларында призер булды.

Гүзәл Яруллина – үз эшенә җаны-тәне белән бирелгән тәрбиячеләрнең берсе. Биредә 35 ел хезмәт куйган әнисе Роза эшен дәвам итә ул. Үзе дә шушы бакчага йөргән.

– Балаларны яратмыйча эшләү мөмкин түгел бездә. Иртән әниләреннән аерыласы килмичә елап керүчеләре дә, тынычлары да бар. Елаганнарны кулда күтәреп йөртеп тынычландырырга, уенчыклар белән җәлеп итәрәргә туры килә. Алай тиз ияләшәләр бакчага, – ди Гүзәл Яруллина.

Лена Сәгытдинова, Гөлнара Хуҗина шулай ук  зур тәҗрибәле тәрбиячеләр, балалар да, әти-әниләр дә аларны яраталар. Гөлнара Хуҗина кул эше остасы да.  Методик әсбаплары, курчаклары, квилинг техникасы белән ясалган паннолары белән күп кенә бәйгеләрдә җиңү яулаган. Лаеклы ялга киткән Әлфия Сәхбиева, Рузалия Вәлиәхмәтова, Светлана Мирсәетовага алмашка яшь кадрлар – Алсу Рәүпова, Регина Хөснетдинова, Гөлназ Әхмәтшина килгән.

Шулай ук яшь белгеч – музыка җитәкчесе Эльвина Ихсанова нәниләрне җырларга, биергә өйрәтә.

– Кечкенә чакта ук җырчы буласым килгән иде. Шуңа күрә музыка көллиятенә укырга киттем. Балалар белән конкурсларда катнашып, дипломнар алдык. Үзем дә җыр бәйгеләреннән читтә калмыйм, – ди ул.

Зөлфия Тимерҗанова, Гүзәл Мусина, Фәхрийя Маһеррамова, Фәйрүзә Гыйләҗева, Эльвира Гомәрова – тәрбияче ярдәмчеләреннән башка (ягъни нянечкалар) бакчаны күз алдына да китереп булмый.

Балалар республика сырхауханәсендә, Азнакай бала тудыру бүлегендә, санэпидимстанциядә эшләп зур тәҗрибә туплаган шәфкать туташы Людмила Җаббарова өчен балаларның сәламәтлеге иң беренче планда.

– Хәзерге балалар еш авырыйлар. Шуңа күрә без эшчәнлегебездә “Сәламәт бала” комплекслы программасын кулланабыз. Бакчабызда “Сәламәтлек көннәре”, спорт уеннары, әти-әниләр белән уртак чаралар традициягә керде. Балаларны чыныктыру чаралары да үткәрәбез. Һәр иртә зарядкадан башлана. Меню төзегәндә организм өчен файдалы ашларга өстенлек бирәбез. Азыкларны вакытында, сыйфатлы килүен дә тикшерәм, – ди ул.

Кечкенә балалар ризыкка бик талымлы. Кайбер әти-әниләр тәм-том белән алдап, баланы дөрес тукланудан читләтәләр. Шуңа күрә пешекчеләргә балалар яратып ашасын өчен тырышырга туры килә. Бу яктан “Аист”та кухня хезмәткәрләреннән уңганнар. Зөлфия Фадеева, Флүзә Хөснетдинова, Илүзә Мулланурова апалары пешергән ашларны балалар яратып ашыйлар.

Кер юуучы Эльза Гәрәева, хуҗалык мөдире Резеда Мөхлисова турында да бары яхшы фикерләр генә ишетәсең.

– Бердәм, тату һәм әти-әниләр белән уртак тел табып, балаларны яратып эшләгәндә генә уңай нәтиҗәләргә ирешеп була, – ди бакча мөдире Резеда Кәримова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев