Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
МӘГАРИФ

Азнакайның 4 нче лицее чыгарылыш сыйныф укучыларын олы тормышка озатты

Шәһәрнең 4 нче лицеен быел 20 укучы тәмамлый Аларның өчесе - медальгә дәгъва кылучы уку алдынгылары.

Чыгарылыш кичәсенә багышланган бәйрәм чарасы район һәм шәһәр Мәдәният сараенда үтте. 
Чыгарылыш сыйныф укучыларын район башлыгы Марсель Шәйдуллин, мәгариф идарәсе җитәкчесе Зөлфия Гыйләҗева, "Азнакай" санаторие баш табибы Рөстәм Дәүләтшин, мәктәп  директоры Илмир Шәйдуллин тәбрикләп, тантаналы рәвештә аттестатлар тапшырдылар. 
Быел лицейның 8 укучысы төрле фән олимпиадаларында җиңү яулаган. Уку алдынгыларының берсе - татар теле буенча олимпиада призеры  Рәхманова Нәзилә. 4 нче сыйныфтан алып 11 нче сыйныфка кадәр бер елны да җиңүчеләр рәтеннән төшеп калмаган яшүсмер Бердәм Дәүләт имтиханнарын да 275 баллга биргән. 

- Рус теле, җәмгыять белеме, математика фәннәреннән имтихан тапшырдым, бер дә авыр булмады. Киләчәктә дизайнер буласым килә, Казан федераль университетына укырга керергә телим, әле алда имтиханнар көтә. Барлык уңышларым артында, беренче чиратта, әти-әниемнең тырышлыгы тора, аларга, укытучыларыма бик рәхмәтлемен.Классташларымның һәрберсенә уңышлар телим, барлык теләкләре тормышка ашсын, - ди Нәзилә. 

Риана Шәрәфетдинова - шулай ук медальгә дәгъва кыла. Билбаулы көрәш буенча Татарстан, Россия беренчелеге җиңүчесе киләчәген дә спорт белән бәйләргә уйлый. 
Урсай авылыннан килгән Зөһрә Шәрифуллина бишенче оныгын зур тормыш юлына озата.

- Безнең өчен бүген моңсу да, шул вакытта шатлыклы да көн. Оныгым Салаватның чыгарылыш кичәсенә килдем. Үзе теләгән уку йортына кереп, үзе теләгән һөнәргә ия булырга язсын аңа. Киләчәге дә бүгенге кебек матур, якты булсын иде, - ди Зөһрә апа.  

Сәхнәдә укучыларның укытучыларыннан, әти-әниләреннән шулай ук котлаулар һәм изге теләкләр яңгырады. 
Кичә тәбрикләүләргә, җыр-биюләргә бай булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев