Азнакайлылар авыл укытучылары республика форумында катнашты
Педагог һәм остаз елы кысаларында Казанда узган «Авыл укытучылары белән данлы» республика форумында Азнакай районы авылларында белем бирүче укытучылар һәм «Авыл укытучысы» һөнәри бәйгесендә җиңүчеләр, мәгариф идарәсе җитәкчесе Зөлфия Гыйләҗева катнашты.
Җитәкчеләр секциясендә Җиңү бистәсе мәктәбе директоры Луиза Ермакова эш тәҗрибәләре белән уртаклашты. Әлеге секция эшен мәгариф идарәсе җитәкчесе урынбасары Лилия Әхмәдишина алып барды.
Форумда педагогик мастерской лар, тематик һәм дискуссия мәйданчыклары эшләде.
Тымытык мәктәбе укытучысы Рөстәм Шәйдуллин ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы Мактау грамотасы белән бүләкләнде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев