Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
МӘГАРИФ

Азнакайда Ватан сакчыларын балалар бакчасыннан ук әзерлиләр

Азнакайның 18нче «Улыбка» балалар бакчасында Ватанны саклаучылар көненә багышланган «Аҗаган» хәрби-спорт уены узды.

Мәктәпкәчә яшьтәге балаларда патриотик хисләр тәрбияләү балалар бакчасының төп бурычларының берсе дип санала. Ул - якын кешеләргә, туган шәһәргә, туган илгә мәхәббәт тәрбияләүне үз эченә алган әхлакый тәрбия бирүнең бер максаты.

Саф һавада узган хәрби-спорт уенында балалар бакчасының өлкән төркемнәрендә тәрбияләнүчеләр һәм чарада катнашырга махсус чакырылган әтиләр,бабайлар ике төркемгә бүленеп  үзара көч сынаштылар.

Командаларга «Сугыш кирәк-яраклары китер», «Сазлык аша үт», «Кырны минадан чистарт», «Самолетны бәреп төшер», «Төшке аш әзерлә» кебек биремнәр тәкъдим ителде. Балалар да, олылар да үзләренең җитезлеген, үткерлеген, дустанә ярдәмен күрсәттеләр. Нәтиҗәдә дуслык җиңде! Соңыннан командалар солдат боткасы һәм кайнар чәй белән сыйландылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев