Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
МӘГАРИФ

Азнакайда туган тел фествиале узды

Азнакай 2 нче урта мәктәбендә Халыкара туган телләр көненә багышланган “Сүз эчендә энҗе бар” дигән районкүләм фестиваль узды.

Башта төрле мәктәпләрнең татар теле һәм әдәбияты укытучылары өчен мастер-класслар оештырылды. Аннан соң кунаклар “Иҗат дулкыннарында” дигән шигырь һәм  кульяулыклар, “Табын серләрен ачканда” дигән милли ашлар күргәзмәләре белән таныштылар.

Укучылар татар, рус, казах, әрмән телләрендә туган телгә, туган җиргә багышланган шигырьләр сөйләделәр, җырлар, биюләр башкардылар.

– Фестиваль мәктәбебездә ел саен уза. Без анда ветеран укытучыларыбызны да чакырабыз. Быел ике төрле бәйге оештырдык: берсе – кульяулыклар чигү, икенчесе – туган тел турында шигырьләр язу буенча. Шигырь бәйгесенә район һәм шәһәр мәктәпләреннән илледән артык язма килде. Аларга милли тәрбия буенча директор урынбасары Фәридә Мөхлисова җитәкчелегендә мәртәбәле жюри бәя бирде. Бүген җиңүчеләрне бүләкләп узабыз, – диде мәктәп директоры Лена Гыйззәтуллина.

Бәйрәм бик югары дәрәҗәдә оештырылган иде. Барча кунаклар да укучыларның саф татар телендә сөйләүләренә, зәвыклы чыгышларына сокланып утырдылар.

– Мәктәбебездә татар җыры, татар моңының беркайчан да тынганы юк. Киләчәктә дә балаларыбыз шулай татарча аралашып, белемнәрен ныгытып, телебезне күтәрсеннәр иде, – ди мәгариф ветераны Фәридә Шәйхелисламова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев