Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
МӘГАРИФ

Азнакайда “Татар малае, татар кызы” бәйгесе төгәлләнеп килә

Азнакайның 21 нче “Сандугач” балалар бакчасы базасында “Татар малае, татар кызы” бәйгесенең өченче этабы узды.

Анда Актүбә бистәсенең “Солнышко”, “Березка”, “Тургай”, Азнакайның  “Әллүки”, Бүләк, Урманай һәм Тымытык авыллары балалар бакчаларыннан 7 конкурсант катнашты.

Алар визит карточкасында үзләре белән таныштырдылар,  сәнгать бәйгесендә сәләтләрен, интерактив уенда белемнәрен күрсәттеләр.

“Бәйгедән күңелгә шулкадәр рәхәтлек алдык. Милләтебезнең йолдызы булырдай балаларыбыз бик күп. Барлык балалар бакчалары да катнашса, тагын да яхшырак һәм зур җиңү булыр иде. Катнашучыларга, балаларны әзерләгән тәрбиячеләргә, әти-әниләргә, чараны оештыручыларга зур рәхмәт”, – диде район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары, жюри рәисе Дамир Гыйләҗев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев