Азнакайда “Тәмле казан” бәйгесе узды
Азнакай 1 нче урта мәктәбе базасында “Тәмле казан” муниципаль бәйгесе узды.
Анда биш мәктәп командасы катнашты. Алар иҗади номерлар белән визит карточкаларын, татар, рус, грузин милләтләренең аш-суларын тәкъдим иттеләр, “Кулинар китап” проектын якладылар, аннары бәйрәмчә бизәлгән өстәл, бармен, иң кечкенә блюдо, этикет номинацияләре буенча сынау тоттылар.
–”Тәмле казан” бәйгесе өченче елын уздырыла. Ул рухи кыйммәтләрне, милли традицияләрне саклауга, буыннан-буынга тапшыруга юнәлдерелгән. Быел без аны Укытучы һәм остаз елына багышладык, – ди мәгариф идарәсе җитәкчесе урынбасары Зөлфия Зарипова.
Беренче урынны – гимназия, икенче урынны – Урманай, өченче урынны Азнакай 2 нче мәктәбе командалары яулады. Актүбә бистәсенең һәм Азнакай шәһәренең 1 нче мәктәпләре командалары да номинацияләр буенча бүләкләнде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев