Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
МӘГАРИФ

Азнакайда Сыйныф җитәкчесе көне үтте

Ул “Балаларда гражданлык активлыгын формалаштыру, патриотик тәрбия бирүнең актуаль сораулары” темасына багышланган иде.

Аның буенча төп доклад белән мәгариф идарәсе җитәкчесе Зөлфия Гыйләҗева чыгыш ясады.

Балигъ булмаганнар эше буенча бүлек җитәкчесе Илмир Хисаметдинов үзенең чыгышында районда балигъ булмаган балалар тарафыннан кылынган хокук бозулар, җинаятьләргә тукталып үтте. Бүген профилактика исәбендә 26 бала тора, мондый исемлектә 84 ата-ана да бар.

Аның чыгышын йомгаклап, район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Дамир Гыйләҗев педагогларга балалар белән тыгыз мөнәсәбәттә торырга, аларның проблемаларына битараф калмаска кирәклеген тагын бер кат искәртте. Билгеле, тәрбия “дилбегәсен” ата-ана да нык тотарга тиеш.

- Безнең өчен чит бала юк, аларның барысы да үзебезнеке. Шуңа аның үз-үзен тотышына, аңарда булган үзгәрешләргш әти-әниләр, сыйныф җитәкчеләре битараф булмаска тиеш, – диде Дамир Гыйләҗев.

Юлларда балалар катнашында аварияләрне профилактикалау мәсьәләсенә Дәүләт автоинспекциясенең район бүлекчәсе инспекторы Владислав Щуркин тукталып, басымны агымдагы җәйдә питбайк, квадроцикллар белән идарә итү нәтиҗәсендә килеп чыккан аварияләргә ясады. Мондый куркыныч уенчыклар алып биреп, баласының гомерен куркыныч астына куйган ата-аналарга уйланырга урын бар.

Җинаятьләрне профилактикалау темасын дәвам итеп, шәһәр прокуроры ярдәмчесе Ленар Яфизов чыгышы тыңланды.

Конференциядә балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча репсублика комиссиясе җаваплы секретаре Илсөяр Гарифуллина да катнашты. Үзенең чыгышында ул районда балигъ булмаганнар арасында җинаятьләрне кисәтү буенча алып барылган профилактика чараларын уңай бәяләп, әлеге эштә укытучыларга, табибларга, хокук саклау органнары вәкилләренә үзенең киңәш-тәкъдимнәрен дә җиткерде.

Конференция азагында хезмәт алдынгыларына тармак бүләкләре тапшырылды.

Бу хакта тулырак – “Маяк” газетасында

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев